Бөгелмә районында гомер итүче әбигә 95 яшь тулды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова белән бергә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы Галина Николаевна Матюнинаны юбилее белән котладылар. Бөек Ватан сугышында катнашучыга 95 яшь тулды.

Ольга Анатольевна ветеранга В. В. Путин исеменнән котлау хаты һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Л. Р. Закиров исеменнән бүләк тапшырды. Галина Николаевна кунакларга котлау сүзләре һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International