«Кайгырту» комплекслы үзәгендә «Могҗизалар минем кулда» циклыннан дәрес узды

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Могҗизалар минем кулда» циклыннан чираттагы дәрес үткәрделәр. Чара социаль педагог А. П. Трескина һәм психолог С. С. Василова тарафыннан оештырылды.

Дәрес барышында балалар нинди әкиятләр белән таныш булулары турында сөйләделәр, «Шалкан» әкияте геройлары белән таныштылар, әсәрнең мәгънәсе турында сөйләштеләр, сюжет буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук яшь катнашучылар үзләрен артист итеп тойдылар: тавыш тембрын үзгәртеп, әкиятне укып чыктылар.

Дәрес ахырында балалар игътибар, хәтер һәм образлы фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән «Йолдызны ал» дигән релаксацион күнегү үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International