«Өмет яры» үзәге социаль хезмәткәрләр өчен онлайн-дәресләр үткәрә

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Менделеевск «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы төркемле онлайн-дәрес узды. Тыңлаучылар – өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре.

Бу юлы өлкән яшьтә азык-төлек өстенлекләре турында фикер алыштылар. Лектор сүзләренчә, тема һәр кеше өчен мөһим, чөнки физик сәламәтлек һәм эмоциональ халәт туклану белән бәйле.

Күп кенә кешеләр өлкән яшьтә туклану мәсьәләсенә игътибар итүне таләп итүче авыруларга ия. Дәрестә туклану пирамидасы, порция исәпләү, организмның калорияләргә ихтыяҗы турында фикер алыштылар. Шулай ук чарада катнашучылар тәүлек рационның нормасын ничек билгеләргә кирәклеген белделәр.

Тыңлаучылар алган мәгълүматтан канәгать калдылар, сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International