«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр, караучылар һәм социаль хезмәт алучыларны тәрбияләгән туганнар белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.
Чираттагы дәрестә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре технологиядә катнашучыларны урын өстендәге авыруларны карауны оештыру, аларга шәхси гигиенада ярдәм күрсәтү кагыйдәләре, авыруларны урыннан урынга күчерү, гади медицина манипуляцияләре һәм тернәкләндерүнең яңа техник чаралары белән таныштырдылар.
Уку дәверендә алган белемнәрен һәм күнекмәләрне дәрестә катнашучылар өлкәннәрне караган вакытта кулланачаклар.