Кәгазьдәге кәеф: Минзәлә интернат-йортында арт-терапия уздырдылар

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

19 октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова арт-терапия дәресе үткәрде. Мондый чаралар ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның игътибары, фикерләү сәләте, хәтере яхшыра, кулларның вак моторикасы үсә.

«Арт-терапия уникаль методика булып тора. Анда һәр кеше, хәтта иҗади сәләтләре булмаган кешеләр дә катнаша ала», – ди белгеч.

Иҗади дәрес барышында интернат-йортта яшәүчеләр үзләре турында күп яңа әйберләр белделәр, тормышларындагы кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр, төсле карандашлар ярдәмендә кәгазьдә үзләренең эмоциональ халәтен сурәтләделәр. Дәрес социаль хезмәт алучылар өчен вакытны күңелле итеп уздыру ысулы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International