Минзәләнең Эффектив ата-ана мәктәбендә стрессларны җиңәргә өйрәтәләр

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем гаиләм даирәсендә» клубы эшли. Мәктәпнең төп бурычы җаваплы ата-аналыкны формалаштыру булып тора.

Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең гаилә белән эшләү белгече Наталия Кудряшова ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде. «Стрессны ничек җиңәргә?» дигән чара М. Җәлил исемендәге шәһәр паркында, саф һавада узды. Социаль хезмәт алучыларны «стресс» төшенчәсе белән таныштырдылар, аның барлыкка килү сәбәпләре һәм җиңүнең мөмкин булган ысуллары турында сөйләделәр. Шулай ук комплекслы үзәк белгече чарада катнашучылар белән стресска каршы тору алымнары белән дә уртаклашты һәм аларга «Сезгә нерв өзелеше яныймы?» дигән тест үтәргә тәкъдим итте.

Очрашу ахырында Эффектив ата-ана мәктәбе тыңлаучыларына стрессны һәм киеренкелекне бетерү ысуллары белән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International