Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр өмәгә чыктылар

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Хезмәт терапиясе кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күмәк өмә булып узды, өмәдә социаль хезмәт алучылар актив катнашты.

Чараның план-графигы нигезендә һәр хезмәткәргә һәм яшәүчеләргә билгеле бер эш бүленеп бирелде. Эш башланыр алдыннан интернат-йорт хезмәткәре Любовь Наумова техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде, ә соңыннан барысы да эшкә кереште.

Өмә барышында территория коелган яфраклардан, чабылган һәм корыган үләннәрдән чистартылды, клумбаларда корыган чәчәкләр җыештырылды. Шулай ук чарада катнашучылар көзге уңыш калдыкларын да җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International