16нчы октябрь көнне Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә «Гарденотерапия» технологиясе буенча дәресләр үткәрделәр. Чарада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы өлкәннәр катнашты.
Гарденотерапия – ул үсемлекләр кулланып психологик һәм физик җитешсезлекләрне профилактикалау һәм тернәкләндерү төре. Бакча терапиясе өлкән буын кешеләренең мөмкинлекләрен ачарга, булган тормыш тәҗрибәсен кулланырга ярдәм итә.
Социаль хезмәткәр ярдәме белән Кукмара районының өлкән яшьтәге кешеләре өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерәләр. Мондый эш өлкәннәрнең кәефен һәм хәлен яхшырта.