«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Тере традицияләр чишмәсе» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларының сәнгать эшләре тәкъдим ителде.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле кешеләрне шәһәрнең һәм республиканың мәдәни тормышында актив катнашуга җәлеп итү, аларның эстетик һәм сәнгать зәвыгын үстерү.

Күргәзмәне сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Светлана Большакова тәкъдим итте. Социаль хезмәт алучылар һәм тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре булачак педагогларның эшләре белән бик теләп таныштылар, үзләре өчен бик күп яңа техникалар һәм иҗади юнәлешләр ачтылар.

Бүгенге чарада 42 кеше катнашты. Күргәзмә «Изгелек» үзәгендә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International