«Ишегалды мәйданы» технологиясе кысаларында Алабуга «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Көз буяулары» квесты үткәрделәр. Чара Александр бакчасында узды.
Балаларга үз командасы өчен исем һәм девиз уйлап табарга кирәк иде. Квест үзе биш станциядән торды, аларның һәркайсында балаларны мавыктыргыч биремнәр көтте. Уен ярыш рухын күтәрергә, командада эшли белүне үстерергә һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
Үткәрелгән чараның максаты – балаларны спорт уеннары аша сәламәт яшәү рәвешенә тарту.