Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Җиңү Сездән – рәхмәт бездән!» проектын гамәлгә ашыру өчен грант алды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Менә инде өченче ел рәттән Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Татарстан Республикасы территориясендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулый.

Узган елларда җиңүче проектлар белән балалар колачланган иде. 2018 елда «Трапеза» проекты кысаларында социаль патронажда торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар гади продуктлардан төрле ризыклар әзерләргә өйрәнделәр. 2019 елда «Яңгыр балалары» проектының игътибар үзәгендә аутик спектры бозылган балалар булды.

Быел «Җиңү Сездән – рәхмәт бездән!» проекты җиңүче булды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның социаль һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итүгә юнәлгән. Проектның максаты – гражданнарның социаль тормышта актив катнашуы өчен шартлар тудыру.

Үзәк белгечләре ике юнәлештә эшләячәк. «Актив озын гомер мәктәбе» клубы кысаларында хәрәкәткә сәләтле кешеләр өчен саф һавада махсус инвентарь кулланып физкультура дәресләре, бассейнга бару, мәдәни-ял чаралары тәкъдим ителәчәк. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар (инвалидлар) өчен «Икенче сулыш» түгәрәге эшләячәк: катнашучыларның сәламәтлеге торышын исәпкә алып, өйдә индивидуаль чаралар комплексы тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International