Теләче районында яшәүче күп балалы гаилә хәйрия ярдәме алды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ведомствоара «Мәрхәмәтле йөрәкләр» акциясендә катнаштылар. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр проблемаларына җәлеп итү һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Акция барышында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре биш бала тәрбияләгән күп балалы гаиләдә булдылар. Гаиләгә уенчыклар һәм азык-төлек рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International