16нчы сентябрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Гомумроссия профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе О. А. Калашникова белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Чара барышында Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмаларын ныгыту һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр арасында партнерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.
Киңәшмә ахырында О.А. Калашникова Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы президиумы, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Гомумроссия профсоюзы рәисе Н.А. Водянов йөкләмәсе буенча Э. А. Зарипованы «Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе һәм «Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре Профсоюзына 100 ел» юбилей билгесе белән бүләкләде.