Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләр алучы балалар өчен төркемле дәрес үткәрделәр. Узган өлкәннәр декадасы кысаларында балалар котлау открыткалары ясадылар.
Чараның максаты балаларда өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Үз куллары белән ясаган открыткаларны балалар «Ә еллар үтә...» музыкаль кунакханә эше кысаларында әби-бабайларга бүләк иттеләр.