Баулы интернат-йорты Ютазы районыннан кунаклар кабул итте

2020 елның 16 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны котларга Ютазы районы социаль яклау бүлеге мөдире З. А. Рәшитова һәм «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры С. М. Мөхәммәтов килделәр.

Зәрия Әхмәдулла кызы һәм Салават Мөслим улы интернат-йортта яшәүче якташларын игътибардан читтә калдырмады. Алар бүләкләр һәм тәм-томнар алып килгән иде. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Бер-берсенә сәламәтлек, уңышлар һәм киләсе елда очрашулар теләп, кунаклар һәм интернат-йортта яшәүчеләр истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International