Яшел Үзәннең хезмәт базары персонал буенча менеджер һәм пешекчеләр белән тулыланды

2020 елның 16 октябре, җомга

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен укулар оештырды. «Демография» милли проектының «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проекты кысаларында укуларны шулай ук хатын-кызлар да узды.

Мәсәлән, 14 октябрьдә «Пешекче» программасы буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнардан 8 кеше һәм 5 хатын-кыз уку тәмамлап, уңышлы квалификация имтиханын узды.

Курс өч ай дәвам итте һәм «Региональ квалификация үсеше агентлыгы» АКБОның Яшел Үзән филиалы базасында узды. Практик дәресләрдә алынган күнекмәләр аттестация комиссиясенә йомгаклау эше сыйфатында әзерләнгән төрле ризыклар рәвешендә күрсәтелде. Үзләрен практикада уңышлы яктан күрсәткән тыңлаучыларга укуны тәмамлаганнан соң эшкә урнашырга тәкъдим ителде.

13 октябрьдә «Персонал буенча менеджер» программасы буенча курслар тәмамланды. 13 кеше, шул исәптән 9 хатын-кыз белем алды. Курсларда тыңлаучылар хезмәт законнарын белделәр, эшлекле аралашу нигезләрен өйрәнделәр, документлар белән эшләү, хезмәт килешүләрен, контрактларны төзү һәм рәсмиләштерү күнекмәләрен алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International