Республика ресурс үзәге тармак белгечләре өчен уку курслары оештырды

16 октябрь 2020 ел., җомга

30нчы сентябрьдән 8нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге базасында «Гаилә конфликтларын җайга салуда медиатив техника» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Укыту чараларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең психологлары һәм социаль эш буенча белгечләре катнашты.

Медиация Россиядә дә, башка илләрдә дә гаилә низагларын җайга салу өчен иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып тора.

Уку барышында дистанцион белем бирү технологияләре, шулай ук эшнең актив формалары кулланылды: тәкъдим ителгән ситуацион бурычларда тыңлаучылар авыр конфликтлы ситуацияләрдә коммуникатив алымнарны куллану вариантларын карадылар, һөнәри эшчәнлекне модельләштергәндә үзләрен медиаторлар ролендә сынап карадылар. Уку азагында белгечләр алынган һөнәри компетенцияләрнең сыйфатын һәм практик әһәмиятен билгеләделәр, шулай ук үз эшләрендә медиация инструментларын куллану перспективасын бәяләделәр.

Укуларны Казан (Идел буе) федераль университетының Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, социаль фәннәр кандидаты, доцент, «Гаилә бәхәсләрен җайга салуда медиацион технологияләр» программасы буенча «Идел буе медиаторлары лигасы» коммерциячел булмаган партнерлык җитәкчесе Олег Викторович Маврин алып барды.

Курслар тәмамлангач, тармакның 28 белгече билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International