«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге балалары чәчәкләр дөньясы белән танышалар

2020 елның 16 октябре, җомга

Шәһәрдә яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен гарденотерапия белән шөгыльләнү – ул тере табигать дөньясы белән аралашу, тормыш киңлеген киңәйтү, организмның үсеше һәм сәламәтләндерү өчен уникаль мөмкинлек.

15 нче октябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркем тәрбиячесе Р. Ш. Гарипова «Чәчәкләр – бакча бизәкләре» дип исемләнгән гарденотерапия дәресе үткәрде. Чарада балалар бик теләп бакча чәчәкләре турында тыңладылар, рәсемнәр карадылар, шигырьләр сөйләделәр, төсле кәгазьдән кашкарый аппликациясен ясадылар. Шулай ук балалар бу чәчәк турында күп яңа әйберләр белделәр, аларга бигрәк тә чәчәк атамасының килеп чыгышы турында риваять ошады.

Тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларның чәчәкләр белән танышуы – яңа белемнәр алу гына түгел, ә социальләшүнең мөһим чарасы, табигатькә уңай караш формалаштыру ысулы да, дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International