«Теләсә нинди чирне дәвалауга караганда булдырмый калу җиңелрәк. Коронавирус искәрмә түгел», – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты медиклары яшәүчеләр өчен чираттагы лекцияне әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрделәр.
Дәрестә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тотуга, тән температурасын контрольдә тотуга, битлек киеп йөрүгә, кулларны юуга һәм социаль дистанцияне катгый үтәүгә аерым игътибар бирелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, интернат-йортның медицина персоналы үз карамагындагылар арасында яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны булдырмау буенча көн саен интенсив эш алып бара.