15нче октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ак таяк көне кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күрү проблемалары булган кешеләргә багышланган танып-белү һәм социаль әһәмияткә ия чара узды.
Балаларга «ак таяк» төшенчәсенең нәрсә символлаштыруын аңлаттылар, күрмәүче кешеләрнең нинди авырлыклар кичерүе турында сөйләделәр. Балалар күрү ягыннан проблемаларына карамастан, фән, музыка, сәнгать, спорт үсешенә зур өлеш керткән күп кенә танылган шәхесләр турында белделәр.
Моннан тыш, тәрбияләнүчеләр күзләренә тасма бәйләп, үз аяк киемнәрен табарга, рәсем ясарга, капчыкта нәрсә бар икәнен белергә тырыштылар, шулай ук күзләр өчен күнегүләрне искә төшерделәр һәм кабатладылар. Бу чара ярдәмендә балалар барлык кешеләрнең дә тигез һәм мөмкинлекләре чиксез булуын аңладылар.