Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен төрле чаралар уздыралар.
Сәгать тугызда Полина Анисимова сустав гимнастикасы уздырды. Интернат-йортта яшәүчеләр атнага ике тапкыр спорт онлайн-конференцияләрендә катнашалар, ә калган көннәрдә тренер язмаларын карап гимнастика ясыйлар. Аз хәрәкәтләнүчеләр өчен гимнастиканы шәфкать туташы Л. П. Сапегина үткәрде.
Аннары интернат-йорт карамагындагылар «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырган «Өлкәннәр өчен әкиятләр» онлайн-әңгәмәсендә катнаштылар. Волонтер һәм әкият терапевты Наталья нинди әкиятләр булуы, аларда нинди тирән мәгънә барлыгы турында сөйләде. Әңгәмә гитара көенә яраткан җырлар башкару белән үрелеп барды.
Көннең икенче яртысында өлкәннәр үзләренең яраткан урыннарының берсе – Александровка паркына саф һава суларга чыктылар. Алар көзге һавадан ләззәтләнделәр, табигать белән сокландылар, гербарий һәм иҗади дәресләр өчен төрле төстәге яфраклар җыйдылар.
Интернат-йортта бу көн бик кызыклы һәм файдалы узды.