Өлкәннәр декадасы кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган хезмәт алучылар өчен өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт, гаиләнең өлкән әгъзаларына карата игътибарлы һәм сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән төркемле дәресләр үткәрелә.
Дәресләрдә балалар Халыкара өлкәннәр көне тарихы, аның традицияләре белән танышалар, әби-бабайлары, алар белән вакытларын ничек үткәрергә яратулары, гаилә традицияләре, бәйрәмнәре һәм сәяхәтләре турында сөйлиләр.
Балалар күпчелек әбиләре турында сөйлиләр, дәресләргә бик теләп аларның фотоларын алып киләләр, нәкъ менә әбиләрне рәсемнәрдә ешрак ясыйлар.