Казанда «Социаль сулыш алу» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Социаль сулыш алу» проектын тормышка ашыру буенча эш яңартылды. Шушы көннәрдә Мәскәү һәм Совет районнарында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «Игелек юлыннан барабыз» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырдылар.

Әлеге чарада 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар катнашты. Аның максаты – 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларны караучы гаиләләрнең тормыш сыйфатын саклау һәм яхшырту, аларга гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә вакытлыча тору буенча хезмәт күрсәтү юлы белән шартлар тудыру.

Очрашу барышында катнашучылар белән интерактив уеннар, викториналар үткәрелде, алар сенсор бүлмәсендә релаксациягә күнегүләр белән чиратлашып барды. «Игелек агачы» дигән уртак иҗади эш катнашучыларның күңелен ачуга, аларның тормыш энергиясен активлаштыруга, яхшы хисләр тоерга һәм дустанә ярдәм күрсәтүгә ярдәм итте.

Мондый дәресләр инвалидларга социаль мохиткә җайлашырга ярдәм итә, аралашу, бердәмлек мөмкинлеге бирә, ә аларның ата-аналарына ял итү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International