Өлкәннәр декадасы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Еллар санамаучылар өчен» дигән бәйрәм чарасы узды. Ул «Лейся, песня» иҗат коллективы хезмәткәрләре һәм катнашучылары тарафыннан әзерләнгән иде.
Бу чын талантлар салюты иде. Җырлар соло рәвешендә дә, дуэт һәм төркемнәрдә дә башкарылды. Барлык чыгышларда да көзге мотивлар чагылыш тапты. Җырлардан тыш, тамашачыларны «Безнең бар да әйбәт» дигән бию белән дә сөендерделәр.
Концертның якты мизгелләрен интернат-йортта яшәүче фотохәбәрче Валерия Камилова төшерде. Ул даими рәвештә интернат-йорттагы чараларны фото һәм видеога төшерә, аларны төрле программалар ярдәмендә эшкәртә.
Бәйрәм кичәсе барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.