«Тургай» приюты балалары өлкәннәрне онлайн котладылар

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр онлайн режимда Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне һәм Иске Матвеевка авылында ялгыз яшәүче өлкәннәрне котладылар.

Балалар өлкән буын вәкилләре өчен «Учларны җылытабыз, җыерчыкларны йомшартабыз» дигән концерт программасы әзерләделәр. Программа шигырьләр, моңлы җырлар, күңелле биюләрдән торды. Өлкәннәр балаларның игътибарыннан бик канәгать калды.

«Игелек юлы» тимурчылар отряды Минзәлә районының өлкән яшьтәгеләрендә кунакта булып, аларга сувенирлар бүләк итте. Әлеге чара балаларда мәрхәмәтлек, өлкәннәргә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү, өлкән яшьтәге кешеләрдә позитив эмоциональ фон булдыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International