Минзәлә интернат-йорты иҗади кунакларны каршы ала

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Кичә Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Воровский исемендәге совхоз мәдәният йортының «Рябинушка» фольклор коллективы кунакта булды.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин чыгыш ясады. Ул интернат-йортта яшәүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык, игелек теләде.

Кунаклар социаль хезмәт алучыларга җыр һәм музыка уен коралларында чыгышлар белән тулы матур концерт программасы бүләк иттеләр. Өлкәннәр артистларга кушылып җырладылар һәм вакытларын бик күңелле үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International