Югары Ослан районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тикшерәләр

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

12 нче октябрь көнне Югары Ослан районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды.

Комиссия составына Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Ю. А. Горбачева, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор А. Р. Колезнева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина керде.

Чара барышында 15 балигъ булмаган балалы 8 гаиләдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Ата-аналарга санитар-гигиена нормаларын һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча киңәшләр бирелде, шулай ук «Стоп, COVID-19» буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International