«Туган як» республика акциясе кысаларында Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Әгерҗе районыннан кунаклар булып китте: район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Римма Гыйльметдинова, социаль яклау бүлеге белгече Йолдыз Бәйрәмова һәм «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы мөхәррире урынбасары Миләүшә Ягъфәрова. Алар якташлары Станислав Борисович Скрипов белән аралашты, аңа бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәне Хәмидә Шакир кызы Вафина янына Түбән Кама районы Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев килде. Ул Хәмидә Шакир кызын бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп, бүләк җыелмасы тапшырды.
Социаль хезмәт алучылар якташлары белән очрашуга һәм күрсәтелгән игътибарга бик шат иделәр.
