Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар арасында актерлык осталыгы конкурсы узды. Чараны көндезге бүлекнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук үткәрде.
Конкурс реабилитантларның иҗади сәләтен үстерүгә, образлы фикерләүне формалаштыруга, эчке потенциалны ачуга, театр сәнгате белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән иде.
Социаль хезмәт алучылар «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр. Спектакльнең һәр катнашучысы рольгә кереп, геройның характерын мөмкин кадәр яхшырак күрсәтергә тырышты. Чара ахырында барлык социаль хезмәт алучылар да курку һәм үз-үзләренә ышанмау хисен җиңделәр, ачылдылар, аларның кәефләре яхшырды.
Чарада барлыгы сигез кеше катнашты.