Узган җомгада, 9 октябрьдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пуантилизм техникасында рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Чараның максатлары: яңа техниканы апробацияләү, кулларның вак моторикасын, өлкәннәрнең иҗади фантазиясен, игътибарын үстерү.
Бу техника учреждениедә тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә кертелә. Максатчан төркемгә өлкән яшьтәге гражданнар керә.
Күптән түгел узган мастер-класста әбиләр нокталар белән матрешка рәсемнәрен бизәделәр. Традицион кисточкалар урынына социаль хезмәт алучылар мамык таякчыкларын кулланды. Рәсем ясауның яңа ысулына барлык мастер-класс катнашучылары да югары бәя бирде.