«Салават күпере» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Ачык дөнья» клубы эшли

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Ачык дөнья» клубы эшли. Клуб эшчәнлегенең төп бурычларының берсе – төркем, уен эшчәнлеге шартларында балаларны социальләштерү һәм аларны иҗади яктан үстерү.

Шушы көннәрдә социаль педагог Ольга Лукашова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Биремнәрне үтәгән арада балалар уен процессына аңлатмалар бирделәр, бик теләп көз бүләкләре турында әңгәмә кордылар, пазллар җыйдылар һәм табышмакларга җавап бирделәр. Балаларга бигрәк тә «Аш һәм компот кайнатабыз» уены ошады, анда алар нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән аш һәм компот кайнатып булуын, ә кайсыларын чи килеш ашауларын билгеләделәр.

Очрашу ахырында һәр бала бүләккә алма алды. Балалар чираттагы дәрестә катнашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International