Зәйдә балигъ булмаганнар өчен ведомствоара чара уздырдылар

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Социаль тәэмин итү хезмәтен оештыру кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнарны «Спарта» сәламәт яшәү рәвеше клубына, шул ук вакытта көзге урман буйлап сәяхәткә чакырдылар.

Балалар социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән ипподромга кадәр юл үткән арада, «Шатлык» үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, юлны ничек дөрес итеп чыгу турында искәрттеләр.

Ипподром янындагы паркта балалар өчен мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырылды: балалар булачак гербарий өчен саргайган яфраклар җыйдылар, үзара йөгерештеләр. Аннары балаларны «Спарта» сәламәт яшәү рәвеше клубына чакырдылар. Яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре балалар өчен клуб буенча экскурсия үткәрделәр.

Балалар уйнадылар һәм күңел ачтылар, вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр: самокатлар, скейтборд, велосипедларда йөрделәр, өстәл хоккее һәм теннис уйнадылар, хәтта картинг буенча тренировкада да булдылар. Тренер-картингчы егет-кызларга картингның нәрсә икәнен күрсәтте, теләгән һәркемне тренировкаларга чакырды.

Экскурсия ахырында балалар тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Балалар әлеге чарадан канәгать калдылар һәм «Спарта» клубының даими кунаклары булырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International