«Мәрхәмәтлек үзәге» үз проектын тормышка ашыру өчен грант алды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

2020 елда Арча муниципаль районындагы «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашты. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору төркеме белгечләре «Без төрле, әмма без бергә...» проектын тәкъдим иттеләр. Ул «Виртуаль туризм» технологиясен кулланып, халыкның аз хәрәкәтләнүче категорияләрен адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

Виртуаль туризм хезмәт алучыларның барлык категорияләренә дә дөньяны күрү, мәдәни һәм тарихи мирасны файдалана алу мөмкинлеге бирә.

«Рухият һәм мәдәният» номинациясендә җиңү нәтиҗәсендә проект 60 мең сумлык грант алды. Грант акчалары фотоаппарат, планшетлар сатып алуга, шулай ук транспорт хезмәтләре өчен түләүгә тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International