Тагын 7 кеше «Кайгырту» үзәге карамагындагы Тәрбия мәктәбендә укулар узды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Узган атнада Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләре Тәрбия мәктәбендә чираттагы гамәли дәрес үткәрделәр.

Чаралар түбәндәге темаларга багышланды:

- Авыз, борын куышлыгын, колакларны карау күнекмәләренә өйрәтү;

- Юындыру, баш юу, тән юу;

- Кием, урын-җир өстен алыштыру.

Чарада җиде кеше катнашты: бер караучы һәм алты социаль хезмәткәр. Аларны аз мобильле һәм мобильсез гражданнарны гомуми карау күнекмәләренә өйрәттеләр.

Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Әлмәт шәһәре, К. Цеткин урамы, 54А йорт (210 нчы бүлмә).

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-45-56.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International