Социаль педагоглар ата-аналарны үз балаларын аңларга өйрәтә

2020 елның 9 октябре, җомга

Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Людмила Голубева, «Ачыклык» клубы эше кысаларында, социаль хезмәт алучы ата-аналар белән «Бала дөньясында» дигән төркемле коррекция дәресе үткәрде. Очрашуның максатлары балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү, ата-аналар һәм бала арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен булдыру һәм үстерү иде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы әниләрне үз балалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү ысуллары, конфликтлы ситуацияләрне чишү кагыйдәләре белән таныштырды. Ата-аналар «Үз балаңны ничек аңларга өйрәнергә» дигән видеоролик карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Соңыннан белгеч әниләргә балаларны уңышлы тәрбияләү буенча мәгълүмати материаллар, белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International