Өлкәннәр декадасында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар кием-салым капчыклары тектеләр һәм аларны Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә тапшырдылар.
Капчыкларны тегү өчен хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова һәм тәрбияче Гүзәлия Вәлиева тегү остаханәсендә махсус дәрес оештырдылар. Һәр бала эшен чын күңелдән, җан җылысы белән башкарды.
Белгечләр фикеренчә, мондый дәресләр эстетик зәвыкны, кулларның вак моторикасын үстерә, коллективта эшли белүне формалаштыра, шулай ук өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли.