«Балкыш» үзәге каршындагы Карау мәктәбе тыңлаучыларны чакыра

2020 елның 9 октябре, җомга

Чистай районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне караучы затлар өчен Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Укуларны Чистай медицина училищесы директоры Наилә Лазарева үткәрде.

Дәрестә аз хәрәкәтләнүче һәм урын өстендәге авыруларны караучы кешеләр катнашты. Алар белән картаюның геронтопсихологик проблемалары турында сөйләштеләр. Тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да лектордан җаваплар алдылар.

Карау мәктәбенең төп бурычлары:

- гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү;

- гражданнарны техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес файдаланырга өйрәтү;

- аз хәрәкәтләнүче гражданнарны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү.

Хезмәтләр түбәндәгеләргә күрсәтелә:

- аз хәрәкәтләнүче, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны караучы туганнарга;

- үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтмаган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга;

- халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләренә.

Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Чистай шәһәре, Урицкий ур., 45 йорт (10 нчы каб.). Белешмәләр өчен телефон: 8 (84342) 5-07-83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International