8 октябрь көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Галия Петрова декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә белгечнең дә, социаль хезмәт алучыларның да иҗади эшләре тәкъдим ителде.
Чара барышында реабилитантлар үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр, тәҗрибә белән уртаклаштылар. Галия Петрова күргәзмәдә катнашучыларга сәнгать эшләнмәләрен ясауның яңа техникаларын күрсәтте.
Чарада барлыгы 36 кеше катнашты.