Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең өйләрендә тәртип урнаштыралар

2020 елның 9 октябре, җомга

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында хезмәт күрсәтүче гражданнар арасында «Чиста йорт – чиста тәрәзәләр» юнәлеше аеруча популяр. Ел саен октябрь аенда Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре хәйрия акциясе үткәрәләр.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тәрәзәләр, шкафлар, савыт-саба юалар, пәрдәләрне юып эләләр, өйдә дымлы җыештыру эшләре алып баралар. Быел социаль хезмәткәрләр 260 социаль хезмәт алучылар йортларында булдылар инде. Хәзер өлкәннәр йортларында чисталык һәм тәртип.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International