Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яңарыш» аралашу клубы» проектын тормышка ашыру дәвам итә. «Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм опекуннар ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы проекты РФ Президенты грантына тормышка ашырыла.
Инвалид балалары булган әниләр көн саен беренче карашка кечкенә проблемалар белән очраша, ә аларга бу мәсьәләләрне хәл итү өчен күп көч, энергия һәм вакыт бирергә туры килә. Эчке һәм тышкы халәтне торгызу өчен студияләрдә бию терапевты, косметолог, визажист, чәчтараш эшли. «Веста» үзәге белгечләре проектта катнашучыларга кирәкле дәрәҗәдә консультатив һәм методик ярдәм күрсәтәләр.
Проектны тормышка ашырганнан соң, «Веста» үзәге базасында «Яңарыш» аралашу клубы эшләячәк, аның кысаларында инвалид балалары булган хатын-кызларга ярдәм итү төркемнәре эшләячәк.
