«Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне янына бардылар

2020 елның 9 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында Балык Бистәсе районы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Алсу Ризаева һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Сәкинә Сабитова Троицкий авылында туган, Арча картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Анатолий Фомин янына бардылар.

Анатолий Константинович тыл хезмәтчәне. Ветеранның иң якын кешеләре – өч улы һәм хатыны – үлгән, һәм ул инде 10 ел интернат-йортта яши.

Район башлыгы исеменнән «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре ветеранга азык-төлек пакеты тапшырдылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Анатолий Константинович якташларының килүенә бик шатланды. Ул Балык Бистәсе районы администрациясенә һәм интернат-йорт персоналына игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International