Өлкәннәр декадасында «Туган як» республика акциясен үткәрү матур традициягә әверелде. Чара кысаларында татарстанлылар республиканың интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге якташлары янында булалар.
8нче октябрь көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Наталья Белоусова һәм район мәдәният бүлеге вәкилләре катнашында Лаеш районы делегациясе булып китте. Интернат-йортта яшәүчеләр өчен концерт программасы оештырылган иде. Барлык якташларга да кунаклар азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Моннан бер көн алдан «Юлдаш» интернат-йорты Кама Тамагы районы социаль яклау бүлеге вәкилләрен кунакка кабул иткән иде. Алар якташлары Юрий Янинны олыладылар, аңа бүләк тапшырдылар.