7 нче октябрь көнне Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
Чарада «Уңайлы йорт» ИК» ҖЧҖ, «Аквапарк Сувар» ҖЧҖ, Казан шәһәре Яңа Савин районының 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Мама приготовила» ҖЧҖ, «Инвест плюс ТКХ» ҖЧҖ, «Экспресс Стафф» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ һәм «Деловой квартал» ҖЧҖ катнашты.
Эш табарга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 360 вакансия тәкъдим иттеләр: баш механик, педагог-психолог, тәрбияче, экономист, сату буенча менеджер, йөзү буенча инструктор, бармен, официант, компрессор җайланмалары машинисты, лаборант, тегүче, кондитер, кухня хезмәткәре, савыт-саба юучы, троллейбус йөртүче, кондуктор, йөк транспорты йөртүчесе, балта остасы, слесарь-ремонтчы, йөк төяүче, ишегалды җыештыручы һ.б.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, казанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.