Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне җайга сала

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры С. В. Гататдинова «Яшел Үзән» индустриаль паркы резидентлары җыелышында катнашты. Очрашуның максаты «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең кадрларга булган ихтыяҗын ачыклау иде.

Чара барышында катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, нәтиҗәле хезмәттәшлек формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International