Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект кысаларында тармак белгечләре өчен укыту чаралары оештыра.
16 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр ведомство карамагындагы учреждениеләр психологлары «Өлкәннәргә социаль-психологик ярдәм. Деменция белән эш» дигән программа буенча квалификация күтәрү курслары узды. Курсның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә, шулай ук аларның гаиләләренә өлкән яшьтәге туганнарын карау ситуациясенә җайлаштыруда нәтиҗәле социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча компетенцияләр формалаштыру иде.
Укытучылар сыйфатында уку процессына Түбән Новгородтан психология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр җәлеп ителде.
Курс тәмамлангач, программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган 47 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.