Covid-19 нәтиҗәләреннән зыян күргән татарстанлыларны түләүсез һөнәри белем алырга чакыралар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа проект старт алды.

68 компетенциянең (һөнәрләрнең, укыту программаларының) берсе буенча түбәндәге категория гражданнары түләүсез белем ала ала:

- белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар;

- эштән куылу куркынычы астында булган затлар;

- эш эзләүче гражданнар.

Проектны оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге. Укыту WorldSkills халыкара стандартлары буенча оештырылган мәйданчыкларда узачак.

Татарстанда Covid-19 таралу нәтиҗәләреннән зыян күргән затларны яңадан укытуны оештыру өчен җаваплы төбәк операторы итеп Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге билгеләнде.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 204-33-94, e-mail: info@copp16.ru.

Укырга теләгән татарстанлылар уку узу өчен мөстәкыйль рәвештә теркәлергә мөмкин. Теркәлү «Ворлдскиллс Россия» берлеге платформасында, түбәндәге адрес буенча уза: express.worldskills.ru. Шунда ук, шәхси кабинетта, гражданнар компетенция (укыту программасы) һәм уку үзәге (уку йорты) сайлап ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International