Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне кысаларында 5нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Яшьләр сәламәтлек өчен тавыш бирә!» дигән акция уздырды. Әлеге чарада 24 бала катнашты.
Катнашучыларның һәркайсына белгеч сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы һәм файдалы гадәтләр, дөрес туклану һ. б. турында сораулар бирде. Һәр дөрес җавап өчен балалар яшел алма рәсеме төшерелгән карточкалар алдылар – нәкъ менә ул яшьлек, сәламәтлек һәм матурлык белән ассоциацияләнә.
Дәрес ярдәмендә балалар үз гомерләренең һәр минутын үзләре һәм башкалар өчен файдалы итеп үткәрергә, начар гадәтләрдән ерак торырга һәм үз сәламәтлегеңне сакларга кирәклеген аңладылар.