7 октябрьдә Буа шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге кешеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.
Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Мелиоводстрой» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ филиалы «Карлинский» ит йорты, Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.
Килүчеләргә эш урыннарын җыештыручы, бала караучы, пешекче, инженер, экскаватор машинисты, бульдозер машинисты, экскаваторчы, крановщик, эретеп ябыштыручы, йөк ташучы һ. б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Вакансияләр ярминкәсендә 20дән артык кеше булды. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 5 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.