Яшел Үзән районында яшәүче 85 кеше махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 6 октябрьдә үткәрелгән пенсия алды яшендәге кешеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чарада 6 предприятие һәм оешма катнашты: «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ЯАҖ, «Старт-3» ИК» ҖЧҖ, «Энергосервис» ҖЧҖ, ШЭ Якупов Ф. А., «Металл конструкцияләр заводы» ҖЧҖ, «Кеннард» ХСП  ҖЧҖ.

Эш эзләүчеләргә 29 вакансия тәкъдим ителде, алар арасында: сакчы, азык-төлек продукциясен кабул итүче-тапшыручы, комплектлаучы, төрүче, йөк төяүче, слесарь-ремонтчы, пешекче, автомобиль йөртүче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, слесарь-сантехник, ишегалды җыештыручы һ.б.

Моннан тыш, килүчеләр игътибарына шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда 2000 гә якын эш урыны исәпләнә.

Вакансияләр ярминкәсендә 85 кеше катнашты. Алар мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләренең эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру, шулай ук һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләрен алдылар.

Гражданнарга консультация бирү өчен Яшел Үзән шәһәрендә, ТР Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында РПФ Идарәсе һәм Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгечләре чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International