Спас интернат-йортында яшәүчеләр арасында шахмат-шашка турниры оештырылды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

5нче октябрь көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры булып узды. Чараны социаль эш буенча белгечләр С. А. Савинова һәм С.  А. Тюнева үткәрде.

Өлкәннәр бик теләп үзара ярыштылар һәм күңелле ял иттеләр. «Безнең яшьтә баш миен эшләтеп торырга кирәк», – ди интернат-йортта яшәүче Юрий Андреевич.

Логик фикерләүне үстерергә,акылның ачыклыгын саклап калырга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә хәтерне тәртипкә салырга нәкъ менә шундый чаралар булыша. Белгечләр исә турнирларның максаты – интеллектуаль спорт төрләрен популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау, дип билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International